4 сентябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Миңнеханов: «Белемнәрне берләштереп без хәзерге куркынычларга нәтиҗәле каршы тора алачакбыз»
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы «Комплекслы куркынычсызлык» XVI Халыкара куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары салонының пленар утырышында катнаша. «Татарстан беренче тапкыр халыкара чараны үзендә кабул итә. Безнең өчен бу зур дәрәҗә һәм җитди җаваплылык. Татарстанга күрсәтелгән ышанычны югары бәялибез», – диде ул.
-
Яңалыклар
Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар әзерләү өчен уку комплексы ачылды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләренең аянычлы нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков белән Лаеш районы Столбище авылында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар әзерләү өчен уку-күнегүләр комплексын, шулай ук яңа янгын сүндерү-коткару частен (ПСЧ-80) ачты.
-
Җәмгыять
Уңыш җыю: яшьләр арасында грант проектларына йомгак ясадылар
Яшьләр өчен төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр һәрдаим оештырылып тора. Алар нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, нинди генә һөнәр сайламасын – үсеш өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Республикабызда яшьләр арасында грант проектлары һәм Идел буе федераль округы проектларына йомгак ясадылар. Һәрвакыттагыча, Татарстан алдынгы урыннарда!
-
Яңалыклар
Татарстанда бердәм беренче курс студентлары көне үткәреләчәк
Татарстанның 10 шәһәрендә бердәм беренче курс студентлары көне узачак. Яңа гына белем ала башлаган студентларны 18 сентябрьдә һәр шәһәрнең билгеләнгән урынына җыячаклар, анда белем бирү һәм күңел ачу программалары әзерләнәчәк. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Усанов хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда беренче яртыеллыкта бер кешенең айлык уртача кереме арткан
Татарстанда беренче яртыеллыкта бер кешенең айлык уртача кереме 75,5 мең сум тәшкил иткән. Росстат мәгълүматларына караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 12 процентка зуррак сан бу.
-
Җәмгыять
Саклап торучылар: чит төбәкләрдә татар ансамбльләре ничек яши?
Ел саен Республика һәм Шәһәр көнендә Казанның үзәгендә «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале уза. Быел ул 41 нче тапкыр оештырылды. Тинчурин театры каршындагы мәйдан гөрләп торды.
-
Яңалыклар
Табиб нинди балыкның зарарлы булуын аңлатты
Пычрак сулардагы балык зарарлы булырга мөмкин. Диетолог Антон Поляков “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, елга гына түгел, диңгез балыкларына да кагыла бу.
-
Яңалыклар
Академик гомер озынлыгы иң зур булган төбәкләрне санап үтте
Илдә иң зур гомер озынлыгы Мәскәүдә, Дагыстан һәм Ингушетиядә теркәлгән. Россия Фәннәр академиясе академигы Генадий Онищенко “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Яңалыклар
Татарстанда суд белдерүләрен дәүләт хезмәтләре аша җибәрәчәкләр
Татарстанда суд белдерүләрен «Дәүләт хезмәтләре» порталында кулланучыларның шәхси кабинетлары аша җиткерергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан Судьялары советы утырышында республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Язмыш
«Улларым – чын дусларым»
Бу гаилә тик утыруның ни икәнен белми. Маллар да асрыйлар, зур бакчалары да бар, шуның өстенә тимер, агач эшләрен дә беләләр. Кулларыннан килә, диләр алар кебекләр турында. Кукмара районының Вахит авылында яшәүче Сәмигуллиннар гаиләсендә өч буын бергә тату гомер кичерә.
-
Яңалыклар
Паспорт картайта: табиб организмының чынбарлыктагы яшен ничек белеп булуын аңлаткан
Һәр ел саен туган көнебездә паспорттагы санга бер ел өстәлеп килә. Әмма бу сан күпме яшәгәнеңне генә күрсәтә.
-
Яңалыклар
Быел автомобильчеләр нинди ташламалардан һәм субсидияләрдән файдалана ала?
Татарстанда яшәүчеләр яңа автомобиль сатып алганда, ташламалардан һәм субсидияләрдән файдалана ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
-
Җәмгыять
Боз күрсәтер: КХЛда яңа сезон башлана
«Ак Барс» тәүге очрашуны 5 сентябрьдә үз кырында «Сибирь»гә каршы уздыра. Узган сезонда Гагарин Кубогы финалына барып җитеп, үз тарихындагы дүртенче җиңүгә ике адым ераклыкта туктап калырга мәҗбүр булган командада зур үзгәрешләр күрдек. Килгәннәр киткәннәрне алмаштыра алырмы? Команда нәрсәгә өметләнә?
-
Интервью
Алмаз хәзрәт Мөхлисов: «Идәнгә төшкән ризыкны шайтанга калдырма»
Уң кул белән аша, cуны өчкә бүлеп эч. Мөселманнар өчен ашау-эчүгә бәйле кагыйдәләр исемлеге әнә шулардан башлана. Ашау – тамак туйдыру гына түгел, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтү дә. Аны ничек дөрес итеп әйтергә соң? Идәнгә төшкән ризыкны алып ашарга ярыймы? Ашау-эчү әдәбе хакында башкаладагы «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
-
Яңалыклар
Казанда метроның икенче линиясен планлаштыру проектын эшли башладылар
Казанда метроның икенче линиясен планлаштыру проекты эшләнә башлады, ул «ТАССРның 100 еллыгы» станциясеннән «Каенлык» («Березовая роща») станциясенә кадәр сузылачак. Бу хакта ТР башкаласы башкарма комитеты карарында әйтелә, дип хәбәр итә «Реальное время».